«Шагыйрь күңеле – тормыш көзгесе» язучы Зөләйха Минһаҗева белән очрашу (0+)

15 март көнне 12 нче татар китапханәсе М.Вахитов исемендәге 2 нче гимназия укучылары өчен шәһәребездә яшәп иҗат итүче шагыйрә Зөләйха Минһаҗева белән «Шагыйрь күңеле – тормыш көзгесе» дип аталган очрашу кичәсе уздырды.

2
3 (1)
3
1

Китапханәче Зөләйха Минһаҗеваның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Кичә бик матур шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды. Укучылар шагыйрәнең шигырьләрен сөйләделәр. автор башкаруында яңгыраган иҗат әсәрләре аеруча күңелләрне күтәрде. Чара барышында Зөләйха Минһаҗева үзенең яңа басылып чыккан китапларын тәкъдим итте, яңа гына «табадан төшкән» шигырьләрен укып китте. Укучылар шагыйрә белән шәхсән аралаша, аларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алдылар. Шулай ук шигырь сөйләүче укучылар автор кулы куелган китаплар алдылар, аның белән бергәләшеп фоторәсемгә төштеләр.
Кичә ахырында шагыйрәгә үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр, иҗат чишмәсенең саекмавын, тагын яңа әсәрләр белән куандырып торуын теләделәр.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: